news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт күп балалы гаиләләргә ярдәм күләмен арттырган

Документ Министрлар Кабинеты утырышында хупланган.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Хөкүмәте төбәкләрдәге күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән 1,6 млрд сум акча бүлеп биргән. Шул хактагы карар бүген Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза “Известия”.

“Әлеге акчаларны алуга хокуклы гаиләләр саны һәм федерация субъектларында балалар өчен яшәү минимумы артуга бәйле рәвештә, имзаланган карар белән әлеге максатка бүленгән бюджет акчалары 1,6 млрд сумга (17,3 млрд сумга кадәр) җиткән”, - диелгән документка белешмәдә.

Аныклап кителгәнчә, әлеге карар 22 сентябрь көнне узган Министрлар Кабинеты утырышында хупланган.

Алданрак Премьер-министр Дмитрий Медведев төбәкләрдә әлеге акчаны алуга хокуклы гаиләләр саны артуга бәйле рәвештә, ярдәм күләмен арттыру зарурлыгын белдергән иде. Моннан тыш, балалар өчен яшәү минимумы күләме дә үскән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100