Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөкүмәт федераль бюджеттан моношәһәрләрне үстерүгә 29,6 миллиард сум акча бүлеп биргән
Субсидияләр моношәһәрләргә яңа эш урыннары булдыру һәм инвестицияләр җәлеп итүгә тотылачак
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Федераль бюджеттан 2014-2017 елларда "Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмага 29,6 миллиард сум күләмендә субсидия бирелгән. Акчалар монопрофильле муниципаль берәмлекләргә өстәмә ярдәм чараларын тормышка ашыру өчен каралган, диелгән бүген басылган РФ Хөкүмәте карарында.
"Моношәһәрләрне үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешманы "Внешэкономбанк" тарафыннан социаль-икътисади хәлләре аеруча катлаулы булган моношәһәрләрдә яңа эш урыннары булдыру һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен тиешле шартлар формалаштыру максатларында оештырылган. 2015 елга һәм 2016 һәм 2017 планлы чорга бюджет турындагы федераль закон проектында алда аталган максатларга 26,6 миллиард сум күләмендә акча каралган. Агымдагы елда 3 миллиард сум бүлеп бирелгән инде. Документта шулай ук субсидияләрне тәкъдим итү кагыйдәләре дә расланган, ул Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм фонд арасында төзелгән килешү нигезендә бирелә. Килешүдә субсидиянең нәрсәгә тотылачагы, күләме, аны бирү тәртибе һәм вакыты күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз