news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт дәүләт ихтыяҗы өчен радиоэлектроника продукциясен читтән кертүне тыйды

Чикләүләр Евразия икътисади берлеге әгъзалары саналган илләргә кагылмый.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте дәүләт ихтыяҗлары өчен чит дәүләтләрдән радиоэлектроника продукциясен сатып алуны чикләде. Премьер-министр Дмитрий Медведев имзалаган  шул хактагы карар хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән.

Дәүләт сатып алулары буенча чикләнә торган продукцияләр арасында телефон, портатив компьютер, планшет, клавиатура, принтер, сканер, монитор, телевизион камера, радиоприемник һ.б. Гомуми исемлек карарның 16 битен били.

Шулай итеп, заказчы конкурска Россиянең төрле җитештерүчеләреннән ике яки күбрәк тәкъдим булса, барлык чит ил заявкаларын кире кагарга тиеш булачак. Чикләүләр Евразия икътисади берлеге әгъзалары саналган илләргә кагылмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot