news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт Дәүләт Думасына курорт җыемы турындагы канун проекты кертте

Киләсе елга эксперимент рәвешендә җыемны Кырым, Алтай, Краснодар һәм Ставрополь өлкәләрендә кертү күзаллана.

(Казан, 6 май, "Татар-информ"). Хөкүмәт Дәүләт Думасына курорт инфраструктурасыннан файдаланган өчен курорт җыемы турындагы канун проектын кертте. Киләсе елга эксперимент рәвешендә җыемны Кырым, Алтай, Краснодар һәм Ставрополь өлкәләрендә кертү күзаллана. Аннан аны Россиянең башка төбәкләренә дә кертү ниятләнелә. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Курорт җыемы күләме төбәк хакимияте тарафыннан 100 сум күләме чамасында билгеләнеп, сезонга карап дифференцияләнергә (шул ук вакытта нольгә кадәр төшәргә дә) мөмкин. Ул түләүченең объектта булу вакытына, курортның дәрәҗәсенә бәйле булачак.

Канун проекты курорт инфраструктурасын үстерү фонды төзүне күзаллый – Федерация субъектында бюджетның бер өлешен эксперимент территориясендә проектлаштыру, төзелеш, реконструкция, төзекләндерү эшләрен финанслауга карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot