Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөкүмәт: Ашыгыч ярдәм машинасын тоткарлау исерек килеш рульгә утыруга тиң булырга тиеш
Бу хакта Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Сочида узган Россия инвестиция форумы кулуарында белдерде.
(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). “Без ашыгыч ярдәмне үткәреп җибәрмәгән очракта җәзаны катгыйландыру закон проектын әерләдек. Ягъни бу исерек килеш рульгә утыруга тиңләнәчәк” – дип хәбәр иткән Вероника Скворцова. Бу хакта Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Сочида узган Россия инвестиция форумы кулуарында белдерде, дип яза "ТАСС".
Скворцова сүзләренчә, бу закон проекты белән җәзаны катгыйлату, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү, шулай ук штрафның күләмен зурайту тәкъдим ителә.
“Бу чынбарлыкта машина йөртү таныклыгыннан бер елдан ел ярымга кадәр мәхрум итүгә китерәчәк”, - диде ул. Сәламәтлек саклау министрлыгы исә штрафның күләмен 30 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итә.
“Бу чара бөтенесен дә акылга утыртыр дип өметләнәбез. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасының юлын каплау турында күп сөйләнелә. Әмма мондый очраклар хәзер генә артты дигән сүз түгел”, - дип өстәде Скворцова. “Мин беренче шәһәр реанимациясендә эшләгән чакта, 1993 ел иде, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы безнең белән бер организм кебек, мондый күңелсез хәлләр ул вакытларда да күзәтелде”, - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз