Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөкүмәт ана капиталын алу кагыйдәләрен төгәлләштерә
Үзгәрешләр балаларын ялгыз тәрбияләүче әтиләргә кагыла.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә ана капиталын алучылар даирәсен киңәйтү планлаштырыла, тиешле закон проекты Хөкүмәтнең закон проектлары белән эшләү комиссиясендә каралачак, дип хәбәр итә «Известия».
«Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы законга төзәтмәләр кертә торган документ нигезендә, хәзерге вакытта әти кеше ана капиталын бары тик хатыны — Россия кешесе үлгәндә генә алырга мөмкин. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә сертификат алучылар даирәсенә Россия гражданлыгы булмаган хатын-кызлар кертеләчәк.
Ир-атлар РФ гражданлыгы булган һәм 2017 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче, өченче һәм аннан соңгы балаларны яки 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче баланы тәрбияләгән очракта ана капиталына дәгъва итә ала. Моннан тыш, ялгыз тәрбияләгән әтиләре үлгән очракта, проект әлеге хокукның турыдан-туры балаларга тигез өлешләрдә күчүен күздә тота.
Кирәкле документлар санын киметү уңаеннан сертификат дубликаты төшереп калдырыла, барысы да электрон форматта була. Кәгазь версияне мөрәҗәгать итү урыны буенча органнарда бастырып чыгарырга яки Федераль регистрдан соратып алырга мөмкин булачак.
«Без ана капиталы турындагы законга үзгәрешләр 2022 елда үз көченә керер дип өметләнәбез, — дип сөйләделәр басмага Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. — Бу үзгәрешләр 135 гаиләгә ана капиталын алырга мөмкинлек бирәчәк. Алар барысы да ялгыз әтиләр — Россия гражданнары, ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле алар чит ил гражданы булган хатыннары үлгәннән соң балаларын ялгыз тәрбиялиләр».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз