news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Х Халыкара мөселман киносы фестиваленең “Уенлы кыска метражлы фильм” конкурс программасында Татарстан картиналары катнаша

Бу программада Татарстанны 2 фильм тәкъдим итәчәк

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Х Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең “Уенлы кыска метражлы фильм” конкурс программасына 10 картина кергән, шуларның 6 сы чит ил режиссерларыныкы. Болар: Италиянең «Маргерита» һәм «Лица», Франциянең «Любыми средствами», Бахрейн Колольлегенең «Частное место», Кыргызстанның «Перегон» һәм Иракның «Запись» кинотасмалары. Конкурс программасына кертелгән фильмнарның 4 се исә Россияне тәкъдим итәчәк. Алар арасында Башкортстанның “Визит”, Чечняның “Февраль” һәм Татарстанның «Цветы запоздалые» һәм «Сухая река» картиналары бар, дип хәбәр итә оештыручылар “Татар-информ” МА.

Кыска метражлы фильмнар программасын Казанның “Родина” кинотеатрында 7 һәм 8 сентябрь көннәрендә карарга мөмкин. Картиналарны күрсәтү расписаниесен http://kazan-mfmk.com/archives/category/расписание сайтыннан карап, белергә була. Фильмнарнар бушлай күрсәтеләчәк.

Искәртеп үтәбез, Х Халыкара мөселман киносы фестивале 5-11 сентябрь көннәрендә узачак. Форум турында тулырак мәгълүматны фестивальнең рәсми төркеменнән (kazan-mfmk.com) белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100