news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Х Халыкара мөселман киносы фестиваленда 300 минут буе кино карарга мөмкин

Тамашачыларга “Оскар” премиясендә катнашкан иң яхшы фильмнар тәкъдим ителә

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале үзенең эшен дәвам итә.

Бүген иртәнге 10 да Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кино сәнгате, аның проблемаларына багышланган фәнни-гамәли конференция башланып китте.
Көндезге 11 дә “Хәлимә юлы” (Арсен Антон) һәм “Корбан-роман” ( Салават Юзеев, Илдар Әбүзәров), 12 дә исә “Туфан Туфан инде” (Илдар Матуров), “Коры елга” (Алексей Барыкин), “Соңгы чәчәкләр” (Марсель Гайнуллин) фильмнары режиссерлары катнашында матбугат конференцияләрен уздыру планлаштырылган.

Көндезге 3 тә Казанның “Киномакс” (“Южный” сәүдә-күңел ачу үзәге) кинотеатрында Алла Суртикованың “Полный вперед!” фильмын тәкъдим итү һәм тамашачылар белән очрашу булачак.

Оештыручылар тамашачыларга бүген тагын бер күңелле сюрприз әзерләгән. “Оскар” премиясенә дәгъва кылган һәм лаек булган фильмнарны Казанның “Мир” кинотеатрында кичке 7 дән төнге 12 гә кадәр күрсәтеләчәк. Тамашачыларның 300 минут дәвамында иң яхшы кыска метражлы фильмнар карау мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100