news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Х Халыкара мөселман киносы фестивалендә Вера Глаголеваның "Ике хатын" картинасы тәкъдим ителде

Фильм -мәңгелек тема - мәхәббәт хакында

 (Казан,5 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Х Халыкара мөселман киносы фестивале рәсми рәвештә ачылуга санаулы сәгатьләр генә калып бара. Казанның «Родина» кинотеатрында исә фильмнарны күрсәтү сәгать иртәнге 11 дә үк башланды. Тамашачыларга узган фестивальләрдә лауреат исеменә лаек булган Хала Лотфиның «Яңа көн, яңа өметләр» һәм Юрий Фетингның «Бибинур» картиналары тәкъдим ителде.

 Шулай ук Вера Глаголеваның «Ике хатын» картинасын да карарга мөмкин булды. Фильм башланыр алдыннан, режиссер үзе тамашачылары белән аралашты. "Мин моннан биш ел элек "Одна война" фильмын тәкъдим иткәнне яхшы хәтерлим. Ул фильмны җылы кабул итүегез һәм бүген шулкадәр күп җыелуыгыз өчен рәхмәт. Картина берегезне дә битараф калдырмас дип ышанасы килә", - диде ул һәм тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Режиссер фильмның эчтәлегенә, актерлар составына да тукталып үтте. Картинага килгәндә, ул ике хатын - Наталья Петровна һәм аның гаиләсендә тәрбияләнүче Верочканың, Наталья Петровнаның улы Коляга рус телен өйрәтүче Алексей исемле студент егеткә гашыйк булуы хакында. Наталья Петровнаны аларның гаилә дусты да ярата, ә Алексей Наталья Петровнага гашыйк... Бер сүз белән әйткәндә, фильмда мәхәббәт “өчпочмагы”, көнчелек, көндәшлек хакында сүз бара.

Залда "алма төшәрлек" тә урын юк иде. Тамашачылар фильмны бик яратып кабул итте. "Ике хатын"ның мәхәббәт хакында булуы, ә бу теманың мәңгелек икәнен исәпкә алсак, фильмның киләчәге зур өметле икәнен фаразларга мөмкин. Фильмның режиссеры сүзләренчә, "Ике хатын" ел ахырында прокатка чыгачак. Болардан тыш, Х Халыкара мөселман киносы фестивале ачылган көнне уннан артык фильм тамашачылар хозурына тәкъдим ителде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100