news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Х Халыкара мөселман киносы фестивале жюриеннан Тофик Исмайлов: “Казанда культура бик югары дәрәҗәдә”

Ул Татарстан башкаласының үзгәрүен ассызыклап үтте

 (Казан, 11 сентябрь, Лилия Локманова). Казанда узучы Х Халыкара мөселман киносы фестивале жюри әгъзаларына Татарстанның башкаласы бик ошаган. Бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә Казан турында алар үз тәэсирләрен сөйләп тә бетерә алмады.

“Сезнең шәһәрне күрүебезгә без искиткеч шат! Ниндидер бер 10 ел эчендә башкалагыз бик нык үзгәргән, матурайган. Башка шәһәрләрдә җитмәгән культуралык бар сездә”, - диде Әзербайҗаннан килгән Тофик Исмайлов һәм җәяүлеләр белән машина йөртүчеләрнең юлда бер-берсенә булган яхшы мөнәсәбәтен мисал итеп китерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100