news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Х Халыкара мөселман киносы фестивале жюрие Татарстан данын яклап катнашкан фильмнарны югары бәяли

Фестивальдә Татарстаннан 5 картина катнашты

 (Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Х Халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстаннан 5 картина катнашты. Бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә фестивальнең жюри әгъзалары әлеге фильмнар хакында үз фикерләрен җиткерде.

“Татарстан данын яклап фестивальдә катнашучылар, нигездә − яшьләр. Яшь булсалар да, алар дөрес юлда. Бу режиссерларның тәҗрибәсе, башка илләрдән катнашкан кино режиссерларныкына караганда азрак, билгеле. Әмма аларның киләчәге бар”, - диде жюри рәисе Хоҗаколи Нарлиев. Ул шулай ук, Татарстан режиссерлары төшергән мульфильмнарга да тукталып узды. “Мультфильм төшерү бик авыр эш һәм татарлар моның белән үзләренең эш сөючән булуларын, авырлыклардан курыкмауларын күрсәтте”, - диде ул.

“Сезнең фильмнарыгыз бик кызыклы. Башка кечкенә дәүләтләр кебек үк, Татарстанда да фильмнар аз төшерелә, әмма алар бик сыйфатлы һәм нәтиҗәле”, - диде жюри әгъзасы Тофик Исмайлов Татарстан данын яклап фестивальдә ктанашкан картиналар хакында. Ул да мультфильмнарның югары дәрәҗәдә эшләнүен һәм балаларга да, әти-әниләргә дә кызыклы, файдалы булуын ассызыклады. “Аларда мәгънә, Татарстанның холкы чагыла”, - диде ул республикада төшерелгән мульфтильмнар хакында. Тофик Исмайлов яшь режиссерларның эшләрен дә югары бәяләде.

Төркия вәкиле Исхан Кабил да Татарстан фильмнары хакында үз фикерен җиткерде. “Бу фильмнар миңа бик ошады. Тулы метражлы фильмны аеруча да билгеләп үтәсем килә. Анда милли кыйммәтләр күрсәтелгән, шул ук вакытта вакыйгалар безнең көннәрдә бара һәм замана тамашачысына кызыклы ”, - диде Салават Юзеевның “Корбан-роман” картинасы хакында.

“Безнең республикадан фестивальдә 5 фильм катнашты. Аларны төшерүчеләр, минем белән килеп исәнләшкәндә, режиссерларның күзендә мин ярдәм сорау катыш өмет чаткылары күрдем һәм моның өчен бик борчылдым. Әмма жюри белән бергә эшли башлаганнан соң, мин тынычландым, чөнки Татарстан картиналары башка фильмнардан һич кенә дә ким түгел иде”, - диде жюри әгъзасы Мансур Гыйләҗев.

Ул шулай ук, барлык фильмнар хакында да фикер алышуларын һәм нәтиҗә чыгарганда, Татарстан картиналары өчен горурлануын белдерде. “Татарстан фильмнары аз бюджет белән төшерелгән. Алар кеше хисләре, кешеләрнең язмышлары, ата-ана, туганнарның мөнәсәбәтләре хакында сөйли. Алар акча җыю максатыннан эшләнелгән фильмнар түгел, чөнки халыкның нинди жанрга яратып йөргәнен без барыбыз да яхшы беләбез. Өстәвенә, моңа тагын бик зур акча сарыф итәргә кирәк. Әмма үз җирлегеңдә төшергән фильм барыбер күңелгә якынрак”, - диде Мансур Гыйләҗев Татарстан фильмнары хакында фикерләре белән бүлешеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100