news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Х Халыкара мөселман киносы фестивале жюри составын СССР Дәүләт премиясе лауреаты Хоҗкули Нарлиев җитәкләячәк

Жюрига 5 илнең киноматография белгечләре кергән

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Х Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри составы билгеле булды. Бу исемлеккә Көньяк Корея, Төркия, Төркмәнстан, Әзербәйҗан һәм Россиядән танылган кинематография белгечләре кергән.

Жюри рәисе итеп, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, кинорежиссер, сценарийлар авторы, оператор Хоҗакули Нарлиев (Төркмәнстан) сайланган. 20 елдан артык Төркмәнстан ССРның кинематографлар берлеген җитәкләүченең «Невестка», «Манкурт», «Дерево Джамал», «Голос матери» һ.б. фильмнары тамашачыларга яхшы таныш. Хәзерге вакытта ул Россиянең “Ника” кинематография сәнгате академиясе әгъзасы булып тора.

Жюри составында шулай ук, күп тапкырлар кинофорумнарда катнашып, жюри булган Ихсан Кабил (Төркия), кино белгече, тәнкыйтьче Хонг Санг Ву (Көньяк Корея), тамашачыларга музыкаль телефильмнар аша яхшы таныш булган, кинорежиссер, язучы, Әзербәйҗанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Тофик Исмаилов, драматург, халыкара кинофестивальләрдә катнашып, бүләкләр алган “Күктау”, “Бибинур” фильмнары сценарий авторы Мансур Гыйләҗев тә бар.

Х Халыкара мөселман киносы фестивале 5-14 нче сентябрь көннәрендә Казанда узачак. Кинофорумның конкурс программасы “Родина” кинотеатрында, ә параллель программалар һәм ретроспективалар “Мир”, “Киномакс” кинотеатрларында, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында күрсәтеләчәк. Конкурс программаларын бушлай карарга мөмкин, ә конкурстан тыш тәкъдим ителәчәк киноларга билет бәясе 50-180 сум торачак, дип хәбәр итә оештыручылар “Татар-информ”га.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100