news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Х Халыкара мөселман киносы фестивале жюри рәисе Хоҗаколи Нарлиев: “Мондый фестиваль күргәнем юк иде”

Жюри фестивальгә нәтиҗәләр ясый

 

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда 5 сентябрьдән бирле үткәрелгән Х Халыкара мөселман киносы фестиваленең бүген соңгы көне. Шул уңайдан ТР Мәдәнит министрлыгында фестивальнең жюри әгъзалары катнашында матбугат конференциясе узды.

“Мөселман киносы фестивален оештыру − бер нәрсә, ә менә шул фестивальнең эчендә һәр тармагы, һәр бүлеме эшләүне тәэмин итү − бөтенләй икенче әйбер. Минем бик күп фестивальләрдә катнашканым булды, әмма шундый оешкан төстә хаталанмыйча эшләгән, максатларны төгәл куеп, аларга ирешкән фестивальне беркайда да күргәнем юк иде”, - диде Төркмәнстаннан килгән жюри рәисе Хоҗаколи Нарлиев Х Халыкара мөселман киносы фестивале эшчәнлеге хакында һәм оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Жюри эшчәнлегенә килгәндә, ул яхшы фильмнарның күп булуын һәм алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу авырлык тудыруын да ассызыклады. “Мөселманнарның иң яхшы гореф-гадәтләрен, ислам диненә килүчеләрне фильмның нигезе итеп алып төшерелгән фильмнар да шактый. Бу фестиваль бер-береңә якынрак булырга өнди”, - диде жюри рәисе һәм фестивальгә уңышлар теләде.

“Фильмнар күрсәткәндә, залда басып торыр урын да юк иде. Кешеләр залга чират торып керде. Бу бик зур бәхет! Без яшь вакытта һинд фильмнарына шулай чират торып керә идек. Тамашачылар да искиткеч! Алар фильмнарны аңлап, кадерләп карады” , - диде жюри әгъзасы Тофик Исмайлов. Фестивальгә 500 фильм җибәрелгән булган, әмма бу әле соңгы чик түгел. Төрки телле халыклар бер-берсенең фильмнарын күрергә тиеш. Үз казаныбызда гына кайнарга ярамый, дип искәртә ул.

“Фестивальдә катнашкан фильмнарның күбесе нинди дә булса тарихи вакыйгалар, зур югалтуларга нигезләнеп эшләнгән. Мин ул картиналарны караганнан соң, үзебезнең нинди бәхетле һәм тыныч республикада яшәвебезгә сөендем”, - диде тәэсирләре белән бүлешеп жюри әгъзасы Мансур Гыйләҗев.

Фестивальнең җиңүчеләре бүген кич “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак фестивальнең ябылу тантансында билгеле булачак. Жюри рәисе Хоҗаколи Нарлиев: “Кайбер фильмнарны караганнан соң фикер алышканда бәхәсләр туды, ә менә төп җиңүче — гран-при иясен без бертавыштан сайладык”, - диде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100