news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Х Халыкара мөселман киносы фестивале гран-приена "Путь Халимы" фильмы лаек булды

Х Халыкара мөселман киносы фестивале тәмам

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). 5-11 сентябрь көннәрендә Казанда Х Халыкара мөселман киносы фестивале узды. Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында фестивальнең ябылу тантанасы булды һәм җиңүчеләр игълан ителде. Тантанага исә "Пирамида" ишегенә кино сәнгате йолдызлары, танылган шәхесләр, гадәт буенча, озын баскычтан кызыл келәм буйлап үзен күрсәтеп, казанлылар һәм башкала кунакларын сәламләп үтте.   

Тантананы җырчы Айгөл Хәйри музыкаль номеры белән ачып җибәрде. Ябылу тантанасын исә режиссер һәм телевизион тапшырулар алып баручы Александр Гордон белән бергә Кәрим Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова алып барды.

Иң элек Х Халыкара мөселман киносы фестиваленең иң истә калган минутларын искә төшереп уздылар. Ябылу тантанасы, гадәт буенча, махсус бүләкләр тапшырудан башланды. Иң беренче "ТӨРКСОЙ" оешмасының махсус бүләге тапшырылды. Аңа "Перекресток" фильмы (режиссеры - Файсал Сойсап, Төркия) лаек дип табылды. Бүләкне Үзбәкстаннан килгән режиссер Али Хамраев тапшырды. "Хәерле кич!"- дип саф татарча исәнләште җиңү яулаган Фасайл Сойсап һәм үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева "Казан шәһәре мэрының махсус бүләге"н "Корбан-роман" (режиссеры - Салават Юзеев, Татарстан) тулы метражлы фильмына дип тапшырды. “Россия кино сәнгате белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләренең махсус бүләге” номинациясендә "Частное место" (режиссеры - Җамал әл-Гхайлан, Бахрейн) кыска метражлы фильмы диплом, ә Алексей Барыкинның "Сухая река" картинасы гильдиянең "Фил" сыны белән бүләкләнде. "Туфан Туфан инде" кыска метражлы документаль фильмы жюриның бүләгенә лаек дип табылды. Фильмның режиссеры Илдар Матуров жюрига рәхмәтләрен белдереп, кинематографиянең киләчәге Казанда булачак, дип ышандырып куйды.

"Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм" номинациясенә 10 фильм дәгъва кылган. Җиңүчегә бүләкне режиссер Алла Сурикова тапшырды. Чыгышында ул шәһәрнең матурлыгына, кешеләрнең яхшы мөнәсәбәтенә соклануын белдерде. Бүләкне исә ул "Калифорнийские мусульмане" (режиссеры - Суфиан Берричи, Франция) төшерүчеләренә тапшырды. Бүләкне алырга сәхнәгә менгән режиссер да татарча сүзләр өйрәнергә өлгергән булып чыкты һәм Казан тамашачысын татар телендә сәламләде.

"Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм" номинациясендә "Афганистан 2014 - в деталях" җиңеп чыкты. Җиңүчегә жюри рәисе Көньяк Корея вәкиле Хонг Санг Ву тапшырды. "Фестиваль ул - бәйрәм рухлы ярыш. Фестивальнең юбилей елында жюри әгъзасы булу минем өчен зур горурлык", - диде ул.

Жюри фикере буенча, "Иң яхшы анимацион фильм" номинациясендә "Зилантовые сказки" га тиңнәр табылмаган. "Бу фестиваль безгә аеруча кадерле, чөнки ул безнең шәһәрдә уздырыла. Монда бүләк алу - безнең өчен зур дәрәҗә. Тамашачыларыбызга һәм татар мультфильмнарын булдыручыларга рәхмәтемне җиткерәм. Мультфильмнарны төшерүчеләр үсмәсен, һәрвакыт бала булып калсын", - диде җавап сүзендә мультфильмның режиссеры Сергей Киатров хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп.

"Кыска метражлы уен фильмы" номинациясендә Чечня Республикасы данын яклаган " Февраль" картинасы ( режиссеры - Руслан Могамедов) җиңеп чыкты.

"Иң яхшы оператор эше" номинациясендә җиңүчегә бүләкне актриса Ирина Алферова тапшырды. Ул операторларның эше бик авыр булуын искәртте. "Артист буларак, мин операторларга бик рәхмәтле, чөнки артистның экраннан нинди булып күренүе, фильмның уңышы оператордан тора" ,- диде актриса һәм "Испытание" (режиссеры - Александр Котт, Россия) операторы Леван Капанадзега лаеклы бүләкне тапшырды.

"Последняя остановка" (режиссеры - Марсио Кури, Бразилия) фильмы сценарий авторы исә "Иң яхшы сценарий авторы" номинациясендә беренче булды.

Жюри конкурста катнашкан фильмнар арасында Беларусьтан Тамара Миронованы ("Бабу" фильмы) хатын-кыз ролен иң яхшы уйнаучы дип тапкан. Ир-егетләр арасында иң яхшы роль башкаручы дип Даниил Шиһаповны ("Корбан-роман" фильмы, Татрстан) игълан иттеләр. Призны тапшырган Алена Бобенко: " Миңа бернинди дә бүләк кирәкми дигән артистлар алдый! Чөнки бу һәр артист өчен яңа мөмкинлек, үз-үзенне күрсәтү форсаты", - дип хакыйкатьне ачты. Алена Бабенконың фестиваль ябылышында "Черный кот" җырын тәэсирле итеп башкаруын да әйтеп узарга кирәктер.

Фестивальдә иң яхшы режиссерны да билгеләп уздылар. Шуңа нисбәтле номинациядә иң әйбәт дип ике режиссер табылган. Болар - "Умереть отмщенным. Письма из прошлого» (режиссеры - Октай Мир-Касыйм, Әзербайҗан) һәм "Прошлой зимой" (режиссеры - Салем Салаватти, Иран) фильмнары режиссерлары.

Мөселман киносы юбилей фестиваленең гран-приена "Путь Халимы" (Хорватия) тулы метражлы уен фильмы лаек булды. Аны жюри рәисе - Төркмәнстан режиссеры Хоҗаколи Нарлиев тапшырды. "Татарстанда кинематография белгечләрен бик югары бәялиләр. Фильмнар арасында иң әйбәтен сайлау авыр иде. Шуңа да башка фильм авторларыннан гафу үтенәбез", - диде ул.

Тантана ахырында “Пирамида” сәхнәсенә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова күтәрелде. Ул тамашачыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән барысын да сәламләп, Президентның "Кино сәнгатендә гуманлылык өчен"  махсус призын тапшырды. Аңа "Она" (Лариса Содилова, Россия) фильмы лаек булды. Үз чыгышында Римма Ратникова ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Ул шулай ук, моннан 13 ел элек нәкъ шушы көнне Америкада булган вакыйгаларны искә алып узды.

Жюри рәисе Хоҗаколи Нарлиев исә фестивальдә танылган кешеләр һәм танылган фильмнарның күп булуын ассызыклап үтте. Бу фестивальне ни дәрәҗәдә танылган һәм мәртәбәле булуын раслый, дигән фикер әйтте. Ул, шулай ук, жюри әгъзалары һәм оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Бу тантанада, оештыручылардан тыш, тәрҗемәчеләргә дә күп кенә рәхмәт сүзләре әйтелде.

Фестиваль ябылышында сәхнә сәнгатенең талантлы вәкилләре Мәликә, "Казан егетләре" төркеме, "Казан" бию ансамбле һ.б. тамашачыларның күңелен күреп, тантананың бизәге булды.

Фестивальнең конкурс программасына 22 илдән 50 фильм сайланып алынган иде. Ә сайлап алу этабында исә дөньяның 56 иленнән 500 дән артык фильм катнашты. Конкурс программасыннан тыш, фестивальдә берничә юнәлештә булган конкурстан тыш программалар да тәкъдим ителде. Тамашачылар 150 фильм карый алды. Оештыручылар сүзләренчә, Х Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан картиналарны көн саен 3 меңләп кеше караган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100