news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәдисләрнең аңлатмасын биргәндә, аның мәгънәсе тулаем ачылып бетә – Зөлфәт Габдуллин

Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Галиев мәчетендә “Кырык хәдис” китабы буенча лекция уздырды.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, 2 октябрь көнне, Ястү намазыннан соң, Галиев мәчетендә ачык лекция узды. Лекцияне Мөхәммәдия мәдрәсәсенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин алып барды.

Зөлфәт хәзрәт Габдуллинның лекциясе Имам ән-Нәвәвинең “Кырык хәдис” китабына нигезләнә.

Зөлфәт хәзрәт “Татар-информ” хәбәрчесенә мондый лекцияләрне Галиев мәчетендә генә түгел, ә Казанның барлык мәчетләрендә дә уздырырга кирәклеген әйтте.

“Минем лекция Имам ән-Нәвәвинең “Кырык хәдис” китабы буенча узды. Бу хәдисләр җыентыгын алуның максаты – актуаль мәсьәләләр булу. Хәдисләргә бүгенге көнгә туры килә торган мәсьәләләр күтәрелә. Китап мөселманнар өчен бик тә файдалы. Гадәттә, хәдисләрне аңлатмасыз гына укыйлар. Аңлатма белән укыган очракта кешегә мәгънәсе тулаем ачылып бетә. Казанның һәрбер мәчетендә мондый лекцияләр булса, әйбәт булыр иде. Безнең җомга намазлары татар телендә бара. Монда татарча белмәгән кешеләр дә тыңлый алсын дип, лекцияләрне русча алып барырга кушалар. Русча алып барсак та, күбесенчә лекциягә татарлар килә”, - дип сөйләде хәзрәт.

“Бу лекцияләр – агарту эше. Без шушы дәресләрне үткәрмәсәк, кеше мәгълүматны башка җирдән яки интернеттан тыңларга мөмкин. Анда төрле әйбер тәкъдим ителә, дөрес булмаганнары да бар. Без бу ихтыяҗны булса да канәгатьләндерә алырга тиешбез. Хәерле эш – ул дәвамлы эш.”, - ди Зөлфәт хәзрәт.

Һәр сишәмбедә Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев Коръән аятьләренә аңлатмалар бирүне башлап җибәрә. 12 октябрьдән мәчетнең конференц-залында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин иске имля дәресләрен бирә башлый.

Чәршәмбе көнне Булат хәзрәт Мөбарәков “Нурул идах” (Шурунбуляли) китабы буенча дәресләр циклын башлый. Әлеге чыганак хәнәфи мәзһәбе буенча фикъһе мәсьәләләрен колачлаган төп чыганак булып хезмәт итә. Фәтвалар Әбу Хәнифә, аның шәкертләре яшәгән дәвердән соң җыелган. Биредә гыйбадәт кылу турында ачыклык кертергә кирәк булган сорауларга җаваплар табарга мөмкин.

Җомга көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ислам диненең актуаль мәсьәләләре буенча дәресләр үткәрәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100