Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәдичә Юнысова уйнаган "Хәлимә" фильмы Асуан кинофестиваленә җыена
"Мир" кинотеатрында "Татаркино" оешмасының ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясе үтте.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда төшерелгән “Хәлимә” фильмы Асуан хатын-кызлар киносы фестиваленә тәкъдим ителгән. Бу хакта кичә “Мир” кинотеатрында “Татаркино” оешмасының ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.
Искәртеп үтәбез, Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында быел Асуан хатын-кызлар киносы фестивален оештыручылар белән Казан кинофестивале дирекциясе арасында ике яклы килешү төзелде. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестивальдә йә хатын-кыз темасы күтәрелә, йә фильмны хатын-кыз командасы дөньяга чыгара.
2018 елның февралендә Татарстан делегациясе Мисырның Асуан каласына үтәсе хатын-кыз киносы фестиваленә җыенуы хакында Казан халыкара мөселман киносы фестивале һәм “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова әйтте. Татарстан делегациясе Асуан фестивале кысаларында Казан халыкара мөселман киносы фестивален һәм Татартсанда төшерелгән фильмнарны тәкъдим итәчәк. Киләсе елга Казан кинофестивале Асуан кинофестивале программасыннан тупланма тәкъдим итәчәк.

Асуан кинофестиваленә тәкъдим ителүче “Хәлимә” фильмының сценарий авторы һәм режиссеры – Юлия Захарова. Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова.
Фильмның сюжеты нигездә 1983 елда экраннарга чыккан “Чучело” фильмы белән аваздаш, ягъни, башкалардан кайсыдыр ягы белән аерылып торган, башкалар кебек уйламаган кешенең җәмгыятьтә кабул ителмәве проблемасы күтәрелә.

Режиссер һәм сценарист Юлия Захарова Хәлимәнең элитар мәктәптә классташлары тарафыннан кабул ителмәвен аның хиҗаплы булуына бәйләп аңлата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз