Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәбиб Нурмагомедов «Рубин» футбол клубы курткасын киеп, күнегүләр ясаган видео куйды
31 яшьлек спортчы җиңел үлчәүдә UFC чемпионы булып тора.
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Җиңел үлчәүдә UFC чемпионы булган Россия сугышчысы Хәбиб Нурмагомедов шушы көннәрдә Instagram челтәрендәге үз битендә видео куйган. Анда спортчының «Рубин» футбол клубы эмблемасы булган куртка киеп, тауларда күнегүләр ясаганы күренә.
«Биш яшьтән мин бу тауга йөгерәм, шулкадәр вакыт узды, бөтен тормыш диярлек», — дип язган Хәбиб Нурмагомедов.
Хәбиб Нурмагомедовка Казанның «Рубин» футбол клубы курткасын Дагыстан футболчысы 16 яшьлек Алекс Раджабов бүләк иткән булыра мөмкин. Яшь спортчы быел «Рубин» яшьләр командасы өчен уйный. Хәбиб Нурмогамедовның икетуган абыйсы Умар Нурмагомедов та «Рубин» футбол клубы логотибы булган куртка кигән иде.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Khabib Nurmagomedov (@khabib_nurmagomedov)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз