news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәбетдинова: Әхсән Фәтхетдинов эшләре - татар халкының җанын ача торган рәсемнәр

Миләүшә Хәбетдинова рәссамның хезмәтләре аркылы татар халкының рухи дөньясы белән танышып була дигән фикердә.

Хәбетдинова: Әхсән Фәтхетдинов эшләре - татар халкының җанын ача торган рәсемнәр
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ доценты, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова «Рәссам Әхсән Фәтхетдинов: дуска хатлар» исемле күргәзмәне татар халкының җанын ача торган рәсемнәр дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында сөйләде.

«Бу күргәзмәдә әдәбият, сәнгать бер дөнья булып яши. Биредә татар халкының җанын ача торган рәсемнәр, скульптуралар урнашкан. Шулар аркылы без татарның рухи дөньясы белән танышабыз. Ияләр образы ислам диненә кадәр булган тәңречелек чорына карый. Берничә тема берләшә: Равил Фәйзуллин белән Әхсән Фәтхетдинов хат алыша, әлеге хатлар күргәзмә композициясенең структурасын барлыкка китерә», — диде ул.

Миләүшә Хәбетдинова Әхсән Фәтхетдинов «Ияләр» — «Обереги-хранители» сериясеннән торган күргәзмә (1989 — 1999) өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алганын әйтте. «Монда ияләр образы һәм Тукай темасы берләшә, чөнки рәссам мифларның әдәбиятта ничек „яшәгәнен“ күрсәтә һәм үзенең Тукай мифын тудыра. Моннан тыш, фаҗига комплексына кергән репрессия темасын ача торган рәсемнәр дә җыелган», — ди ул.

«Сугыш темасын рәссам милли күзлектән ачарга омтыла. Ат, ияләр образлары кулланыла. Совет чорына карый торган „Баганалар“ залында „коллектив“ дигән хезмәтне ошаттым. Ул индустриализация символында башкарылган, ягъни көрәкләр образында бирелә. Әхсән Фәтхетдинов XX йөзне фаҗигале гасыр буларак күрсәтә. Амбар ияләре урнашкан кереш зал „3-D“ форматында эшләнгән, игътибарны җәлеп итә», — диде галимә.

Әхсән Фәтхетдинов Татарстанның сынлы сәнгать тарихында рәсем һәм агач скульптура синтезын төзегән уникаль оста буларак керә, шулай ук аның эшләре монументаль-декоратив сәнгатькә дә, республиканың төрле жанрларына да зур өлеш кертә (хәзерге һәм тарихи темаларда ясалган картиналар, портретлар, натюрморт). Күргәзмә Әхсән Фәтхетдиновның тууына 80 ел тулуга багышланган (1939-2012).

Аның оригиналь орнаменталь, сынлы системасында төрки фольклорның төрле чыганакларыннан алынган мотивлар, шәрык әдәбияты, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Равил Фәйзуллин шигърияте үрелә. Күргәзмәдә рәссамның якынча туксан эше тәкъдим ителгән, ул 2020 елның 10 мартына кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100