Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәбәрсез югалган һәр икенче татарстанлы җинаять корбаны булырга мөмкин
Татарстанда бүгенге көндә 490 кеше хәбәрсез юкка чыккан дип исәпләнә.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Гөлнара Әүхәдиева). Хәбәрсез югалган һәр икенче татарстанлы җинаять корбаны булырга мөмкин. Бүген республикада 490 кеше юкка чыккан дип исәпләнә. Бу хакта брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе бүлеге башлыгы урынбасары Альберт Йосыпов сөйләде.
«205 кеше юкка чыгу факты буенча җинаять эшләре кузгатылган. Әгәр эзләү чаралары үткәрү вакытында кешенең кайда булуы ачыкланмаган булса, ә кинәт юкка чыгуда кешенең җинаять корбаны була алуы билгеләре күренә икән, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгату турында карар кабул итә», — дип сөйләде полиция хезмәткәре.
Бүгенге көндә 20 балигъ булмаган бала югалган дип санала. Бу 1998-2010 елларда югалган балалар һәм яшүсмерләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз