news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәбәрсез югалган кеше хакында гариза бирү өчен 3 тәүлек көтәргә кирәкми

ТР буенча ЭЭМна хәбәрсез югалганнар хакында 3110 гариза килеп ирешкән

 (Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Быел 10 айда ТР буенча ЭЭМна хәбәрсез югалганнар хакында 3110 гариза килеп ирешкән. Әлеге гаризалар буенча 344 эзләү эшләре ачылган, калган югалучыларны 10 тәүлек эчендә кайда булулары ачыкланган. Хәзерге вакытта хәбәрсез югалганнар исемлегендә 67 кеше бар.

Хокук саклау органнары вәкилләре криминал белән бәйле рәвештә кешеләр югалу очракларына аеруча да зур игътибар бирә. Мисал өчен, быел 12 кеше җинаять корбаны булган, ә 7 факт буенча җинаять эшләре кузгатылган.

10 айда автотранспорт белән югалучы 55 кеше теркәлгән, шуларның 6 сы эзләүдә, 47 се табылмаган.

Югалучылар арасында балигъ булмаганнар да шактый. Быел 18 яше тулмаган гражданнар югалу хакында 118 гариза килеп ирешкән, балигъ булмаган 21 кешенең кайда икәнлеге бүгенге көнгә кадәр ачыкланмаган, 14 очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә кече яшьтәге 6 бала да бар.

ТР буенча ЭЭМ статистик мәгълүматлары буенча, балигъ булмаганнарның интернат-мәктәпләрдән, сәламәтләндерү лагерьларыннан качып китү очраклары бермә-бер кимегән. Күп очракта балаларны "кайнар эз" һәр буенча табалар.

Яшүсмерләрнең өйдән китү очракларының ешаюы апрель аена туры килгән. Апрельдә балигъ булмаганнарның өйдән качып китүенең 94 очрагы теркәлгән.

"Киноларда, ММЧда хәбәрсез югалганнар хакында гаризаны 3 тәүлек узганнан соң гына хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән ялгыш фикер “яши”. Инде 20 елдан артык полиция хезмәткәрләре бу практиканы кулланмый һәм әгәр дә якын кешегез югала икән, кичекмәстән, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өч тәүлек эчендә инде соң булырга мөмкин", - дип кисәтә ТР буенча ЭЭМның эчке эшләр бүлекләренең кешеләрне эзләү буенча эшчәнлеген координацияләү бүлеге җитәкчесе Сергей Королев.

news_right_1
news_right_2
news_bot