news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәбәрсез бала югала да, бала югала...

Татарстанда 520 хатын-кыз югалу хакында гариза теркәлгән

 (Казан, 28 ноябрь,”Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда хәзерге вакытта өйләреннән, яки интернат-мәктәпләрдән качып киткән 21 бала исәпләнә.

ТР буенча ЭЭМның эчке эшләр бүлекләренең кешеләрне эзләү буенча эшчәнлеген координацияләү бүлеге җитәкчесе Сергей Королев бүген узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәнчә, качып киткән яшүсмерләр күп очракта, өйләренә үзләре кайта икән. Әмма хәзерге вакытта эзләүдәге балигъ булмаганнарның күпчелеген кызлар тәшкил итә. “Бу статистиканы нәрсә белән дә аңлатып булмый. Күрәсең, кызлар тормыш авырлыкларына яхшырак җайлаша белә. Хатын-кызлар исә, күп очракта, гаиләдәге низаглардан, туганнарыннан “качып” чыгып китә һәм үзләре хакында хәбәр бирми”, - ди ул.

Быел 10 айда Татарстанда 520 хатын-кыз югалу хакында гариза теркәлгән. Шуларның 239 ы эзләүгә бирелгән. 261 хәбәрсез югалган хатын-кыз буенча эзләү эшләре туктатылган, ә 259 эзләү әле дә дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot