news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гыйрак делегациясе Татарстан мөселманнары тормышы белән танышырга ниятли

Гыйрак делегациясе Татарстан мөселманнары тормышы белән танышырга ниятли

(Казан, 22 декабрь, «Татар–информ», Виктор Смирнов). 24 декабрьдә Казанга республика мөселманнары тормышы белән танышу максатыннан Гыйрак мөселман голәмәләренең Берләшкән комитеты делегациясе килә. Делегацияне Комитетның генераль сәркатибе шәех Җәвәд Мөхәммәд Мәхди Әл–Халыси җитәкли. Татарстанга килү делегациянең 23-29 декабрьдә Россиягә визиты кысаларында булачак, алар Татарстанда 27 декабрьгә кадәр торырга ниятли.

Россиянең Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдиннең ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакыйга җибәрелгән мөрәҗәгатьнамәсендә күрсәтелгәнчә, визит дустанә характерда булып, Россиянең мөселман өммәте белән танышу һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү максатын күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot