news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйнварның соңгы көнендә Татарстанда 30 градус салкын булачак

Казанда һава температурасы -27 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ") Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тиә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының түбән төшү ихтималы турында кисәтә.

Әлеге хезмәт мәгълүматларына караганда, 31 гыйнварга каршы төндә һәм иртән Татарстанда урыны белән 25-30 градус салкын булачак.

Казанда максималь һава температурасы 27 градуска кадәр җитә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100