news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйнвардан минималь айлык хезмәт хакы 21,7 процентка артты

Хәзер аның күләме 9489 сумга җитте.

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүгеннән айлык минималь хезмәт хакы 9489 сумга җитәчәк. Кичә аның күләме 7800 сум тәшкил иткән иде. Үсеш - 21,7 процент. Хәзер Россиядә минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итә башлады. Ә нәкъ бер елдан, 2019 елның 1 гыйнварыннан ул яшәү минимумы белән тигезләшәчәк.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча минималь хезмәт хакы күләме арту 1,5 миллион кешегә кагылачак. Нәкъ шуның кадәр россияле минималь хезмәт хакы ала, аларның яртысы – бюджетта эшләүчеләр.

Кеше тулы булмаган ставкада яки тулы булмаган хезмәт көне эшләгән очракта гына түләнгән акча минималь хезмәт хакыннан азрак булырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100