Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гыйнвардан башлап Башкортстанда республика президенты вазыйфасы бетерелә
Төбәк җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның вазыйфасы Башкортстан Республикасы башлыгы дип үзгәртеләчәк
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Гыйнвардан башлап Башкортстанда республика президенты вазыйфасы бетерелә. Төбәк башлыгы вәкаләтләре турындагы закон проектын Дәүләт җыены-Корылтай депутатлары кабул иткән, дип белдерә ТАСС, төбәк парламенты матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Закон проекты Башкорстан Конституциясендә републиканың югары дәрәҗәдәге вазифаи зат вазыйфасын үзгәртү буенча үзгәрешләр белән бәйле. 2015 елның 1 гыйнварыннан үзгәрешләр үз көченә кергәч, төбәк җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның вазыйфасы президенттан Башкортстан Республикасы башлыгы дип үзгәртеләчәк.
Закон проекты шулай ук сайлау тәртибен, ант итү текстын, вәкаләтләрне, аларны вакытыннан алда туктату, отставкага киткәч статус бирү тәртибен дә билгели.
Хәзер ял итү урынына бару һәм кайту бәясен республика башлыгы өчен генә түгел, ә хәләл җефете өчен дә түлиячәкләр. Җитәкче һәм аның гаилә әгъзаларына бушлай медицина хезмәте һәм шифаханәдә дәвалау гарантияләнә. Барлык чыгымнар да республика бюджетыннан түләнеләчәк.
Башкортстан башлыгы отставкадан соң еллык хезмәт хакы күләмендә бер вакытлы акча түләүләренә, ә пенсия яшенә җиткәч, хезмәт хакының 80 проценты саклануны таләп итә ала.
2010 елның декабрендә кабул ителгән федераль закон РФ субъектларының югары дәрәҗәдәге вазифаи затлары өчен президент вазыйфасын үзгәртү карала, аларның күбесе башлык атамасына күчте.
Хәмитов вазыйфасы башлык дип үзгәртелгәч, Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов РФ субъектының бердәнбер Президенты булып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз