news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйнварда "ЮВТ Аэро" авиакомпаниясенең пассажир агымы 25 процентка арткан

Мондый күрсәткечкә, беренче чиратта, субсидияләнгән рейслар кертелгәч ирешелгән.

(Казан, 4 март, «Татар-информ») Татарстанның "ЮВТ Аэро" авиакомпаниясе 2017 нче елның гыйнварында 11,7 мең пассажир йөрткән, бу узган елның шушы көне белән чагыштырганда 25,1 процентка артык, дип хәбәр иткәннәр ТАСС агентлыгына авиакомпания матбугат үзәгендә.

Пассажир әйләнеше 24,3 процентка арткан һәм 17 млн 250,78 мең пассажир километрны тәшкил итә. Мондый күрсәткеч, беренче чиратта, 2 нче гыйнвардан башлап, субсидияләнгән рейслар кертелү белән бәйле. Әлеге юнәлешләргә гыйнвар бәйрәмнәреннән соң, кешеләр яллардан кире әйләнеп кайтканда, аеруча сорау зур булган.

ТАСС агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, "ЮВТ Аэро" авиакомпаниясе 2017 елда 15 субсидияләнгән маршрут буйлап очачак.
"ЮВТ Аэро" авиакомпаниясенең төп аэропорты булып Бөгелмә һәм Казан халыкара аэропорты санала. Росавиация мәгълүматларына караганда, авиакомпания 2016 елда 207, 97 кеше йөрткән. Бу сан 2015 ел белән чагыштырганда 4,9 тапкырга күбрәк.

2017 нче елның гыйнварында Россия авиакомпанияләрендәге пассажирлар күләме 6,64 млн ны тәшкил итә. Бу узган елгы гыйнвар ае белән чагыштырганда, 20,2 процентка артыграк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100