Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гыйнварда пенсионерларга 5 мең күләмендә бер тапкыр түләүгә 221 млрд сум акча тотылачак
Алдан Үзәк банк бу түләүләр 2017 елны 1 кварталында 0,2 процент өстәмә инфляциягә китерергә мөмкин, дип белдергән иде.
(Казан,14 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Финанс министрлыгы 2017 елның гыйнварында пенсионерларга 5 мең күләмендә бер тапкыр түләүгә 221 млрд сум акча тотылачагын күз уңында тота, - дип хәбәр итә хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
"Барлык кирәкле акчалар - алар 221 млрд сумнан артык, финанс министрлыгы тарафыннан каралган. Безнең бурыч аларны Пенсия фондлары аша тулы күләмдә һәм вакытында пенсионерларга илтеп җиткерү", - дигән премьер-министр Горкада үткән хөкүмәт киңәшмәсендә.
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин бер тапкыр түләүләрне "Россия почтасы" башкарачагын әйтте. "Түләүләр гыйнвар аенда башкарылачак. "Россия почтасы" на тиешле күрсәтмәләр гыйнвар аенда Пенсия фонды белән эшләүдә график төзү өчен бирелде. Бу якын арада эшләнәчәк", - дип билгеләп үткән РФ хезмәт һәм социаль яклау министры.
2017елның гыйнвар аенда барлык пенсионерларга да, шул исәптән эшләүчеләренә дә, бер тапкыр түләүләрне башкару планлаштырыла. Вице-премьер Ольга Голодецның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, түләүләр иминият пенсияләрен һәм дәүләт пенсиясен алучы 43 млн лап кешегә биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз