news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйнварда Милли Шура җанисәп уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать кабул итәчәк

Милли Шура ел башында җанисәп мәсьәләсе буенча чираттан тыш ачык утырышка җыела.

Гыйнварда Милли Шура җанисәп уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать кабул итәчәк

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елның 18 гыйнварында Казанда Милли Шураның чираттан тыш ачык утырышында җанисәп уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать кабул ителәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан вице-премьеры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

«Чираттан тыш ачык утырыш тәртибенә бер генә мәсьәлә кертеләчәк: халык санын алуга әзерлек. Татар халкының бердәмлеге елы уңаеннан эш тәртибен билгеләячәкбез», — диде ул.

Васил Шәйхразиев җанисәп уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы һәм адвокат Гөлнара Сергееваның «SERGIS» юридик фирмасы арасында килешү төзелгәнен дә әйтте. Әлеге килешү нигезендә юристлар җанисәп белән бәйле хокук бозулар буенча эшләячәк. Милли Шура рәисе хокук бозулар турында Бөтендөнья татар конгрессына хәбәр итәргә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100