news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гыйнварда бюджет хезмәткәрләренең эш хаклары 4 процентка идексацияләнәчәк

Әлеге максатларга федераль бюджетта 22,2 миллиард сум акча каралган.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 2018 елның 1 гыйнварыннан Россиядә бюджет хезмәткәрләренең эш хакларын 4 процентка идексацияләячәкләр, дип белдерде хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Россия Хөкүмәтенең 2017 елның 6 декабрендәге боерыгы нигезендә, федераль учреждениеләрдә эшләүче икътисадның бюджет секторы хезмәткәрләренең эш хакы 4 процентка артачак», - дигән сүзләрен китерә Топилинның сүзләрен Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Ведомтсво башлыгы искәрткәнчә, бу очракта барлык федераль учреждениеләр дә (автономияле, бюджет, казна) күздә тотыла. Аларга социаль өлкә һәм фән, урман хуҗалыгы, Гидрометеорология хезмәте, ветеринария, мәшгульлек хезмәте һ.б. учреждениеләр керә. «Барлыгы 2 миллион хезмәткәрнең эш хаклары артачак», - диде Топилин.

Әлеге максатларга федераль бюджетта 22,2 миллиард сум акча каралган.

Хезмәт һәм социаль яклау министры хәбәр иткәнчә, федераль бюджет хезмәткәрләренең эш хакларын күтәрү белән бергә, дәүләт һәм муниципаль бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең эшенә түләү фондын да 4 процентка арттыру күздә тотыла. Әлеге яңалык 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.  

news_right_1
news_right_2
news_bot