news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйнвар азагына кадәр Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары эшләячәк

Агачлар кәҗәләргә азык буларак кулланылачак.

Гыйнвар азагына кадәр Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары эшләячәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). 10 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү буенча ике пункт эшлиячәк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Агачлар өчен контейнерлар Гадел Кутуй урамы, 160 йорт адресы буенча "Идел буе экология компаниясе" офисы янәшәсендә; шулай ук Җиңү Проспекты, 141 йорт адресында урнашкан сәүдә үзәге янында урнаштырылачак. Кабул итү пунктлары тәүлек әйләнәсе һәм 31 гыйнварга кадәр эшли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Һәркем чыршы, нарат, пихта, чыршы ботакларын алып килеп, махсус контейнерга сала ала. Кабул ителгән агачлар кәҗәләргә азык буларак кулланылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100