news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гыйнвар-апрель айларында Россия авиакомпанияләре пассажирлар ташуны 33 процентка арттырган

35 авиакомпаниянең 5 сендә генә узган 4 айда пассажирлар ташу күләменең кимүе күзәтелә

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Агымдагы елның узган 4 аенда Россия авиакомпанияләре пассажирлар ташуны, узган елның шул чорына караганда, 33 процентка арттырган. Һава транспорты буенча федераль агентлык хәбәр итүенчә, быел гыйнвар-апрель айларында 13 млн. 927 мең 773 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Бу чорда пассажирлар әйләнеше күләме 40 процентка арткан.
“Таймыр”, “РусЛайн”, “Когалымавиа”, “Трансаэро” аваиакомпанияләре иң зур үсеш бирүчеләр. Биредә пассажирлар ташу күләме 67-108 процентка үскән. 35 авиакомпаниянең 5 сендә генә узган 4 айда пассажирлар ташу күләменең кимүе күзәтелә.
Очкычлар белән йөк һәм почта ташуга килгәндә, ул узган елның гыйнвар-апреле белән чагыштырганда, 41,5 процентка артыграк булган. Йөк әйләнеше күләмендә үсеш 43 проценттан артык.

news_right_1
news_right_2
news_bot