Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гыйнвар аеннан Татарстанда пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан
Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,3 процентка индексацияләнгән.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Узган елдагы барлык индексацияләрне исәпкә алып, Татарстанда пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан. 2021 елның гыйнварында иминият пенсиясе индексацияләнгән.
Бүген Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова социаль челтәрдә оештырылган туры эфир барышында хәбәр иткәнчә, закон нигезендә иминият пенсиясен биш елга (2019-2024) индексацияләү каралган.
«Шуңа бәйле рәвештә, быелның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,3 процентка индексацияләнде. Гыйнвар аенда пенсионерларның күпчелегенә пенсия индексацияне исәпкә алып яңа күләмдә килде», — диде ул.
Моннан тыш, 1 февральдән айлык акчалата түләү — 4,9, ә 1 апрельдән социаль пенсияләр 2,6 процентка индексацияләнәчәк.
Узган елда пенсия белән тәэмин итүгә чыгымнар 250 миллиард сум тәшкил иткән. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 16 306 сумга җиткән. Татарстанда 1,1 миллионнан артык пенсионер пенсияне тулы күләмдә һәм билгеләнгән вакытта ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз