news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйнвар аенда Татарстанда 570 мең декалитр аракы сатылган

Бу, 2009 елның гыйнвар ае белән чагыштырганда, 3 процентка азрак

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Быелның гыйнвар аенда Татарстанда 570 мең декалитр аракы сатылган. Бу, 2009 елның гыйнвар ае белән чагыштырганда, 3 процентка азрак. Бу турыда бүген “Татмедиа” агентлыгында республикабызда ялган аракыны сатуны кисәтү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының урманны эшкәртү, азык-төлек һәм җиңел сәнәгать бүлеге башлыгы Татьяна Федорова белдерде.
Татарстанда сатылган продукция күләменнән 327 мең декалитр аракы үзебездә җитештерелә. Бу, 2009 ел белән чагыштырганда, 2 процентка күбрәк. Башка төбәкләрдән китертелгән хәмерне сату күләме гыйнварда 20 процентка арткан.
Татьяна Федорова әйтеп үткәнчә, узган ел республикабызда бер кешегә сатылган аракы күләме 18,6 литр белән исәпләнгән. Бу, 2008 ел белән чагыштырганда, 8,8 процентка азрак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100