news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйнвар аенда Татар халкының үсеш стратегиясе буенча халык белән фикерләшү башланачак

Фикер алышулар башта Татарстан районнарында, ә февральдән Россия төбәкләрендә үтәчәк, диде Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Киләсе елның гыйнварында Татарстан районнарында, ә февральдән Россия төбәкләрендә Татар халкының үсеш стратегиясе буенча халык белән фикерләшү башланачак, диде “Татар-информ”га ТР премьер министры-урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев. Хәзер стратегия проектларын төзүче төркемнәр үз вариантларын тәкъдим итә.

Бүген Шәйхразиев ТР Фәннәр академиясе проектын карап, аны тулыландыру буенча киңәшләрен җиткерде. Үз проектларын шулай ук Тарих институты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы әзерләгән. “Киләсе пәнҗешәмбе көнне без проектларны берләштерә башлыйбыз. Аңа кадәр һәр төркем аларны эшләп бетерергә тиеш. Берләштерелгән вариант 15 гыйнварга әзер булачак”, - диде вице-премьер.

16 гыйнвардан Милли Шура, эш төркемнәре төзеп, Татарстан районнарында яшәүчеләр белән стратегия буенча фикер алышулар уздырачак. Февраль уртасында шундый ук эш илнең федераль округларында башкарылачак. Барлык фикерләр туплангач, бердәм проект төзеләчәк. “13-15 июнь көннәренә без әзер тәкъдимнәр белән чыгарга тиеш”, - диде Милли Шура рәисе.

Шуннан соң тәкъдимнәр Милли Шура утырышында каралачак. 30 август, Татарстан Республикасы көнендә, стратегияне кабул итү планлаштырыла.

  • Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын 2018 елда үз юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Бу эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнде.

Стратегия буенча тәкъдимнәр Бөтендөнья татар конгрессы сайтының махсус бүлегендә дә туплана. “Без җитәкчеләргә, халкыбызга мөрәҗәгать итәбез: килегез, күрсәтегез, фикерләшегез, тәкъдимнәр җиткерегез. Әйдәгез, стратегияне бергә языйк! Без бер команда - зур, ун миллионлык команда булып, бергәләп тормышка ашырыйк”, - дип өндәгән иде Васил Шәйхразиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100