news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гыйнвар аенда Казанда бал күргәзмәсе узачак

“Баллы” көннәр 24 гыйнварга кадәр дәвам итә

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Гыйнвар урталарында Казанда масштаблы бал күргәзмәсе узачак. Россия умартачылары “Казан Ярминкәсе”ндә казанлылар һәм башкала кунакларына 100 дән артык төрдә бал тәкъдим итәргә җыена. Биредә Татарстан, Ростов өлкәсе, Марий Эл, Удмуртия, Төньяк Осетия республикалары, Краснодар крае, Ерак Көнчыгыш болын-урманнарыннан җыелган балны татып карарга мөмкин булачак.
“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, анда киң таралган чәчәк, юкә балларыннан тыш, Алтай болыннарыннан җыелган, каштан, эвкалипт, курай үләне балларын да очратып булачак. Бал белән бергә прополис, чәчәк серкәсе, балавыз кебек умартачылык продуктлары да тәкъдим ителә. Казанда “баллы” көннәр 24 гыйнварга кадәр дәвам итә.



news_right_1
news_right_2
news_bot