news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйнвар аенда Казанда Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы ачыла

2020 елда республика Милли музее, Царское село музей-тыюлыгы белән берлектә, Казанда патшабикә Екатерина II шәхси әйберләрен үз эченә алган күргәзмә дә оештыра.

Гыйнвар аенда Казанда  Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы ачыла
Султан Исхаков

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Гыйнвар аенда ТР Милли музеенда Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена багышланган Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы ачылачак. ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге презентация белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар циклын ачып җибәрәчәкбез. Безнең экспонатлар Кремльдә, Зөядә тәкъдим ителәчәк. 2020 ел дәвамында шулай ук әлеге темага багышланган күп кенә күргәзмәләр оештырылачак», - диде Нәҗипова.

Моннан тыш, 2020 елда республика Милли музее, Царское село музей-тыюлыгы белән берлектә, Казанда патшабикә Екатерина II нең шәхси әйберләрен үз эченә алган күргәзмә дә оештыра. Февраль урталарында исә Татарстанның борынгы заманнардан алып бүгенге көннәргә кадәрге тарихын чагылдырган глобаль экспозициянең бер өлешен күреп булачак. Ул 2020 елда билгеләп үтеләчәк ТАССРның 100 еллыгына багышлана.



Галерея: Интервью с Гульчачак Назиповой


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100