news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйнвар аенда “КАМАЗ” автомобильләрен сату күләме өч тапкыр арткан

Бүген компаниянең генераль директоры Сергей Когогин “Россия–2010” инвестиция форумы кулуарларында әнә шулай дип белдерде

(Казан, 3 февраль, “Татар–информ”). “КАМАЗ” 2010 елның гыйнварында автомобильләр сату күләмен 2009 елның гыйнвары белән чагыштырганда 60–70 процентка – 1,9 машинага кадәр арттырган. Шул ук вакытта ирекле базарда 1,5 меңгә якын машина сатылган – бу узган елның гыйнварына караганда өч тапкыр күбрәк. Бүген компаниянең генераль директоры Сергей Когогин “Россия–2010” инвестиция форумы кулуарларында әнә шулай дип белдерде.
«Интерфакс» хәбәр иткәнчә, С.Когогин сүзләренә караганда, бу базарда сорау артуга бәйле, дәүләт килешүләре узган елгы дәрәҗәдә калган – 450 машина дәүләт заказы буенча сатылган.
“КАМАЗ” башлыгы февраль аенда автомобильләр сату күләме артуын дәвам итәр дип өметләнә. Аның сүзләренә караганда, бу атнада компания җитәкчелеге эре дилерлар белән очрашкан, алар базарда сорау арту фактын раслаган.
2009 ел нәтиҗәләре буенча “КАМАЗ” 23,3 меңнән артык машина комплекты һәм әзер автомобильләр җыйган, 24 меңнән артык машина саткан. Сергей Когогин алдарак белдергәнчә, 2010 ел нәтиҗәләре буенча автомобильләр сату күләме берникадәр артыр дип көтелә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100