news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гыйнвар аенда ГТЮ да югары сыйфатлы вагоннардан 52 мең пассажир файдаланган

Бу төр вагоннар гадәтиләреннән өстәмә хезмәтләр тәкъдим ителү белән аерыла

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Гыйнвар аенда Горький тимер юлында югары уңайлыктагы вагоннардан 52 мең пассажир файдаланган. Шушы вакыт эчендә бизнес-класстагы вагоннарда -2800, эконом-класслы вагоннарда - 13900, төбәкләр арасындагы поездлардагы эконом-класслы вагоннарда 34500 пассажир юлга чыккан.

Югары уңайлыктагы вагоннар бүген фирма поездларында гына түгел, ерак араларга баручы кайбер гадәти поездлар составында да файдаланыла. Алар гадәти вагоннардан өстәмә хезмәтләр тәкъдим ителү белән аерыла. Биредә пассажирлар кайнар азык, вакытлы матбугат, югары сыйфатлы урын-җир кирәк-ярагы белән тәэмин ителә. Бу хакта Горький магистраленең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot