news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйльметдинов Яшьләр эшләре министрлыгы белән килешеп эшләү булмавына борчылуын әйтте

Ул төрле төбәкләрдән татар балалары өчен тел сменалаларының киләчәктә дә "Идел" лагерында уздыру кирәк дип саный.

Гыйльметдинов Яшьләр эшләре министрлыгы белән килешеп эшләү булмавына борчылуын әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов төрле төбәкләрдән татар балаларын чакырып үткәрелә торган чараларда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән килешеп эшләү булмавын әйтте. Бу хакта ул IX хисап-сайлау конференциясендә ясаган чыгышында белдерде.

"Элек без бу балалар сменаларына хәтта 100 бала да җыя алмый идек, хәзер ул лагерьларга конкурс. Киләчәктә дә бу смена "Идел" лагерында булсын иде. Кызганыч, Яшьләр эшләре министрлыгы белән бу мәсьәләдә килешү юк. Без ул "Идел" лагерын шундый сменалар уздыру өчен оештырдык", - ди Илдар Гыйльметдинов.

"Без үткәргән чараларга җитәкчеләрегез дә килми, мин Мәскәүдән кайтып җитәм. Бу бит безнең уртак чарабыз. Тел сменаларына системалы эш кертик. Моның белән сез дә, без дә кызыксынырга тиеш", - дип мөрәҗәгать итте автономия рәисе Яшьләр эшләре министрлыгы вәкиленә.

Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, татар балаларын Казанга гына түгел, читтәге регионнарга да чакырырга кирәк. "Новосибирск, Төмән дә татар балаларын җыя. Башка регионнарда да тел лагерьларын уздырырга без ярдәм итәргә әзер. Бөтен балаларны Казанда гына җыеп бетереп булмый", - диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100