Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гыйльметдинов: Туган тел мәсьәләсенә игътибар күбрәк төгәл чараларга күчсен иде
Россия Дәүләт Думасы депутаты хәзерге дөньяның халәтен җиңел түгел дип бәяләде.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов туган тел мәсьәләсенә игътибар сүз сөйләүдән күбрәк конкрет чараларга күчәр, дигән фикерен белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Президентның Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгатеннән соң әйтте.
«Бүгенге дөньяның халәте җиңелләрдән түгел. Рөстәм Миңнеханов юлламасында бурычлар да куйды, ул киләсе елны Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Шушы ел эчендә генә дә күпме чара уздырылды, туган тел мәсьәләсенә дә игътибар сүз сөйләүдән күбрәк конкрет чараларга күчәр, дигән фикердә торам. Монысы нык әһәмиятле», — диде ул.
Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, Президент икътисадны күтәрү мәсьәләсен аерым билгеләп үткән. «Дөрес юнәлештә эшләп, халкыбызның тормышын яхшыртырга кирәк. Шуңа күрә без әлеге юлламадан канәгать калдык. Бурычлар куелды, бергәләп эшләргә генә калды», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз