news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйльметдинов: Президент советы 13 июльдә тел мәсьәләсен тикшерми

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты тел турындагы бәхәсле закон проектының якындагы язмышы турында сөйләде.

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”). Россия Президенты карамагындагы Милләтара багланышлар буенча совет президиумының киләсе утырышында тел турындагы бәхәсле закон проекты буенча фикер алышу булмаячак. Төзәтүләр кертелгәннән соң, якындагы атналарда документ Россия парламентына карауга  җибәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сөйләде.

Президент советы телләр турындагы бәхәсле проект буенча фикер алышуга нокта куярга җыена дигән хәбәрләргә карата депутат үз җавабын бирде.

“Бу ялган мәгълүмат. Бәлки, кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары шулай итеп үзләренә игътибар җәлеп итәргә телидер. Аларның халыкка дөрес мәгълүмат бирмәве бик кызганыч. Милләтара багланышлар буенча Президент советы президиумы бар, һәм  13 июльдәге утырышта агымдагы мәсьәләләр каралачак”, - дип сөйләде журналистларга Гыйльметдинов.

Депутат көн тәртибендәге пунктларны әйтте. Анда милләтара багланышларны ныгытуга керткән өлеш өчен Россия Президенты премиясенә тәкъдим итү, стратегиягә төзәтмәләр кертү, совет составын үзгәртү һәм башкалар бар.

“Телләр белән бәйле бернинди мәсьәлә юк. Әлеге закон проекты Дәүләт Думасының Мәгариф буенча комитет компетенциясендә тора. Хәзерге вакытта аңа төзәтмәләр әзерләнә. Якынча 20-21 июльдә документны Мәгариф буенча комитет караячак һәм ул утырышка чыгарылачак”, - диде парламентарий.

Язгы сессия 27 июльдә тәмамланганга кадәр, үзгәртелгән документ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителәчәк, диде ул өстәп.

“Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары әлеге мәсьәләне ахыргача ачыклап бетермичә, шулай итеп үзләренә игътибарны җәлеп итәргә уйлый”, - дип йомгаклады Илдар Гыйльметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100