news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйльметдинов җәмәгать туклануы урыннарында кальян тарту-тартмау турында сөйләде

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты кальяннарның тыюга түгел, ә чикләүләргә эләгүен билгеләп үтте.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына кафе һәм рестораннарда кальян тарту тыелачакмы-юкмы икәнлеге турында сөйләде.

«Иң төп идея— тәмәке тарту тыелган икән, димәк, никотинлы продуктлар һәм кальян тарту да шулай тыелган. Ресторанга бәйле, әгәр анда тәмәке тарту тыелса, кальяннарга да, никотинлы продуктларга да тыю булачак», - диде парламентарий.

Яңа закон кальяннарны тыя, дип әйтү ялгыш, дип искәртте Гыйльметдинов. Дәүләт Думасы аларны һәм никотинлы продуктларны тәмәке эшләнмәләренә тиңләштерде. Шуңа бәйле рәвештә, тәмәке тарту өчен булган чикләүләр кальян һәм никотинлы продуктларга да кагыла», - дип өстәде парламентарий.

Элек ТАСС сенатор Валерий Рязанскийга сылтама белән закон кальяннарны җәмәгать туклануы урыннарында куллануны тыя, дип хәбәр иткән иде.

Узган атнада Дәүләт Думасы тәмәкегә каршы законның кальян һәм вейпларга да кагылуы турындагы закон проектын өченче укылышта кабул итте. Аннары документ Федерация Советы тарафыннан хупланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100