news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гыйльметдинов: Иске Таш мәчетне төзекләндерүгә федераль акчалар җәлеп ителәчәк

«Тарихи хәтер» партия проекты кысаларында Казанда Апанай һәм Әҗем мәчетләре реставрацияләнде.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Казанның Иске Таш мәчетен торгызу эшләрен «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында үткәрү ниятләнә. Акчаларны 2021 елда бүлеп бирү планлаштырыла. Бу хакта Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

«Совет чорында Иске Таш мәчеттә сәнгать мәктәбе урнашкан иде. Шуңа күрә безгә мәчетнең үз йөзен кайтаруда зур эшләр башкарырга кирәк булачак. Хәзер белгечләр реставрация проектын эшли һәм киләсе елда ремонт өчен акча алырбыз дип өметләнәм», — диде Гыйльметдинов.

Парламентарий искәрткәнчә, Татарстанда партия проекты кысаларында Апанай һәм Әҗем мәчетләрен, шулай ук Петропавловск соборын реставрацияләүгә акча бүлеп бирелгән инде. «Чиркәүне ремонтлау берничә ел дәвам итәчәк, чөнки бу шактый четерекле эш, бигрәк тә иконалар белән бәйле эшләр. Соборның инженер системалары буенча шактый эшләр башкарасы бар», - дип аңлатты Гыйльметдинов.

«Тарихи хәтер» федераль партия проекты Россиянең тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot