Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гыйльметдинов халык санын алуда теләсә кайсы милләтне сайлау мөмкинлеген искә төшерде
Исәпкә алу кәгазенең эчтәлеге инглиз, кытай һәм татар телләрен дә кертеп, ун телгә тәрҗемә ителәчәк.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Алдагы Бөтенроссия халык санын алу барышында Россия халкы, исәп алучының соравына җавап биреп, теләсә нинди милләтне сайлый алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов искә төшерде. Бу хакта «Парламентская газета» яза.
«Милләт турындагы мәсьәләгә килгәндә, безнең Конституциянең 26 маддәсе бар, анда гражданинны мәҗбүриләп милләтен билгеләргә беркемнең дә хокукы юк, диелгән. Ул үзен ничек атаса, анкеталарда шулай язылырга тиеш, — диде Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты.
Парламентарий шулай ук исәпкә алу кәгазьләренең эчтәлеге ун телгә, шул исәптән инглиз, кытай һәм татар телләренә тәрҗемә ителәчәк, диде. Бу Россия халкына сорауларга уңайлырак телдә җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк.
Бүген Дәүләт Думасында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга багышланган түгәрәк өстәл оештырыла. Аерым алганда, анда катнашучылар милләт һәм туган тел белән бәйле сорауларны формалаштыру турында фикер алышачак.
«Җәмгыятьтә дөрес булмаган мәгълүмат таралмасын өчен, без бу мәсьәләләрне аңлатырга телибез», — диде Гыйльметдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз