Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Гыйлем" проекты төп имтиханнарга әзерлек өчен татар телендә белешмәлекләр чыгарачак
"Беренче чиратта бу тарих һәм җәягыять белеме фәннәре өчен белешмәлек булачак", – ди Айдар Шәйхин
(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Быел “Гыйлем” проекты тарих һәм җәмгыять белеме дәресләренән татар телендә имтихан тапшыру өчен белешмәлекләр чыгарачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Гыйлем” проектының авторы Айдар Шәйхин хәбәр итте.
“Быел без төп дәүләт имтиханнарына әзерлек өчен белешмәлекләр чыгарырга уйлыйбыз. Рус телендә алар бик күп, ә менә татар телендә юк диярлек. Беренче чиратта бу тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән белешмәлекләр булачак. Моны тәрҗемә түгел, ә авторлык эше дип карарга кирәк. Үзем дә, олимпиадалар җиңүчесе буларак, бу эштә катнаша алам. Без бу эшне эшли алабыз”, – дип сөйләде Айдар Шәйхин.
“Без, тәрҗемә материалларны һәм дәреслекләрне исәпкә алып, төгәл белешмәлек чыгарырга хыялланабыз. Бу тәкъдим белән мәгариф министрлыгына чыгарга телибез. Белешмәләклерне бастырып, мәктәпләргә таратып булыр иде. Бу укучыларга да, укытучыларга да бик файдалы булачак”, – диде ул.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы төп дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру буенча милли мәгариф рейтингын төзегән иде. Хәтта алдынгы саналган районнарда да күрсәткечләр 12 проценттан башлана. Димәк, татар телендә имтихан тапшырырга теләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Районнарның яртысында диярлек татар телендә имтихан бирүче гомумән юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз