Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Гыйлем”нең җитәкчесе Айдар Шәйхин проектның ябылуга таба баруын әйтте
“Хәлбүкинең” соңгы лекциясеннән соң Айдар Шәйхин “Гыйлем” проектының берничә тармагы гына ябылуын әйтте.
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Минһаҗева). Бүген “Гыйлем” проектының җитәкчесе Айдар Шәйхин интернет челтәрендәге "Гыйлем" проектының ябылу мәсьәләсен “Татар-информ” хәбәрчесенә аңлатты.
Аның сүзләренчә, гомумән алганда, проект ябылмый, кече проектлар гына ябылырга мәҗбүр.
- “Гыйлем” интернет проекты 2014 елда Актаныш гуманитар гимназиясенең энтузиастлары белән гамәлгә ашырыла башлый. Ул интернетта популяр фәнни мәгълүматларны татар телендә кызык форматта тәкъдим итә торган проект.
“Гыйлем” проекты ябылмый. Проект ябылуга таба бара. Без проектның “Тарих - Гыйлем” паблигын, “Хәлбүки” лекторийларын һәм кече медиапроектларны гына ябабыз, чөнки вакытыбызны төп проектка багышлыйбыз.
Ни өчен безнең эшчәнгелебез тарая? Беренчедән, финанс ярдәме булдырылмады. Һәм, икенчедән, проектта катнашучыларның күпчелеге студентлар иде. Хәзер алар уку белән мәшгуль, кемдер эшли башлый, кемдер Россиядән китә. Шүңа күрә таррак юнәлештә эшләргә мәҗбүрбез”, - диде Айдар Шәйхин.
Бүген Казан Кремленең “Манеж” залында “Хәлбүки - Гыйлем” проектының “ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы” исемле соңгы лекциясе үтте. Лекторы Россия фәнни-эзләнү институтының хезмәткәре Нәргиз Айтуганова булды. Лекция Ефәк юлына багышланган күргәзмә кысаларында мәдәни мираска багышланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз