Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гыйлем ияләре арта тора
Гыйлем ияләре арта тора
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар филология фәннәре буенча диссертацияләр яклау советы милли гыйлем ияләрен арттыру өлкәсендә даими эшләп килә. Әлеге советның күптән түгел узган утырышында тагын ике милләттәшебез югары фәнни дәрәҗәгә лаек булды.
Җамалетдинов Радиф Рифкать улы «Татар дөньясының милли тел картинасы» дигән темага филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклады. Аның фәнни консультанты — филология фәннәре докторы Миңнуллин Ким Мөгаллим улы, ә рәсми оппонентлары булып филология фәннәре докторы, профессор Хисамова Фәһимә Миргали кызы (Казан), филология фәннәре докторы, профессор Зәйнуллин Марат Вәли улы (Уфа) һәм филология фәннәре докторы, профессор Чеченов Али Әхмәт улы (Мәскәү) чыгыш ясады.
Икенче милләттәшебез — Хәкимова Сәвия Галимҗан кызы исә «Фәнис Яруллин прозасы (иҗат эволюциясе)» дигән темага филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклады. Аның фәнни җитәкчесе — филология фәннәре докторы, профессор Мусин Флюн Муслах улы. Рәсми оппонентлары булып филология фәннәре докторы, профессор Хатипов Фәрит Миргалим улы һәм филология фәннәре кандидаты, доцент Яруллина Рамилә Әсхадулла кызы чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз