news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Гыйбадәте исламия" китабы буенча викторинаның республика этабы үтәчәк

Викторинаның республика этабы 24 декабрьдә Казанда, Галиев мәчетендә узачак.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ") Татарстан Диния нәзарәте оештырган Әхмәтһади Максудиның (1868-1941) “Гыйбадәте исламия” китабы буенча балалар арасында оештырылучы викторинаның республика этабы 24 декабрьдә Казанда, Галиев мәчетендә узачак, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бәйгенең республика турында моңа кадәр Татарстанда һәр мөхтәсибәт үзендә үткәргән бәйгедә җиңгән ике кыз һәм ике малай катнашырга чакырыла. Республика турында викторина сораулары катлаулыгы буенча өч төркемгә бүленәчәк. 45 сораудан торган язмача тест рәвешендә үткәреләчәк. Шулай ук һәр катнашучы үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән чыгыш ясаячак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot