news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Гыйбадәте исламия" китабы буенча республикакүләм викторинаның җиңүчеләре билгеле

Бәйгенең йомгаклау өлешендә республика мөхтәсибәтләреннән утыздан артык бала катнашты.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Алсу Хәнҗәрова). Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Әбү Хәнифә мәзһәбе елы" кысаларында беренче мәртәбә мәшһүр татар дин галиме Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия" китабы буенча балалар арасында оештырган викторинасының республика этабы узды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, республика мөхтәсибәтләрендә Татарстан мөфтие карары нигезендә, октябрь аеннан башлап, Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте исламия" исемле китабы буенча викторина үткәрелде. “Гыйбадәте исламия” иң киң танылган дәреслек, бүгенге көндә дә мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә дини башлангыч белем бирүдә кулланыла. Бу китап хәнәфи мәзһәбенең фикх буенча күләмле хезмәтләре белән кыскача таныштыра. Китапта исламның биш баганасы турында җентекләп язылган.

Бәйгенең йомгаклау өлешендә республика мөхтәсибәтләреннән 30 дан артык бала катнашты. Һәр балага 45 сорау теркәлгән махсус биремнәр таратылды һәм алар катлаулылыгы буенча 3 төркемгә бүленгән иде. Әлеге сорауларга җавап язар өчен 40 минут вакыт бирелде. Шулай ук һәр катнашучы үзе сайлаган татар дин әһеле һәм аның мирасы турында телдән 5 минутлык чыгыш ясады.

Ир балалар арасында җиңүчеләр: 1 урын - Хәбиб Хәбибуллин (Түбән Кама), 2 урын - Азат Якупов (Азнакай), 3нче урын - Тимербулат Мирзаянов (Алабуга).

Кыз балалар арасында җиңүчеләр: 1 нче урын - Әлфия Шаһиева (Кайбыч), 2 урын - Рәлинә Хәбирова (Әгерҗе), 3 урын - Сөмбелә Хакова (Азнакай).

Республика викторинасында җиңүчеләргә Диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100