news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Гыйбадәт кылулар турындагы Нигезләмә”нең гакыйдә бүлегенә өстәлмәләр кертелгән

Гакыйдә бүлеге 60 пунктны үз эченә алган.

“Гыйбадәт кылулар турындагы Нигезләмә”нең гакыйдә бүлегенә өстәлмәләр кертелгән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). “Гыйбадәт кылулар турындагы Нигезләмә”нең гакыйдә бүлегенә мөһим өстәлмәләр кертелгән. Бу турыда ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Гакыйдә бүлеге Матуриди гакыйдәсенә (инану, дингә караш) нигезләнгән 60 пунктны үз эченә алган.

Гакыйдә - ул кешенең тормышы дәвамында башкарылган бөтен эш-гамәлләренең нигезе, яшәү рәвешенең асылы, дини гыйбадәтләрнең фундаменты. Үзен мөселман дип санаган һәркемнең дөньяга карашы Ислам гакыйдәсенә туры килмәсә, аның гыйбадәте кабул булмый һәм кылган яхшы гамәлләре өчен савап бирелми.

Гакыйдә бүлегенә өстәлмәләр кертелүгә нигез булып классик дини хезмәтләр торган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot